ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

Безнең һәркайсыбыз көн саен товарлар, хезмәтләр, эшләр кулланучыга әверелә. Кулланучы еш очрый торган хокук бозуларның берсе – товарның күрсәтелгән бәясе белән чектагы бәя арасындагы аерма. Мондый хокук бозу сатып алучылар күп булган эре кибет һәм супермаркетларда еш күзәтелә. «Бу очракта безнең нинди хокукыбыз бар?» - бу сорау  кибетлэрдэ профилактик чара үткәрү барышында кулланучыларны аеруча кызыксындырды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре кулланучыларга һәм кибет хезмәткәрләренә бу уңайдан җентекле аңлатма бирде.

              9 нчы февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгәч, 8 нче сезон концерты узды.
             «Агыйдел» - Актаныш районының горурлыгы, бренды. Иҗат коллективы 1966-2012 нче елларда халык ансамбле исемен йөртте, ә 2012 нче елда Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы һәм ярдәме белән дәүләт ансамбле статусын алды. Энгель Нәвап улының сәнгатькә, мәдәнияткә хәерхахлы мөнәсәбәте дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгән коллективны яңача эшләргә, яңача иҗат итәргә рухландырды. Кичәге “Агыйдел” ансамбле чыгышын караган күренекле якташларыбыз тамашадан соң олы рәхмәтләрен иң беренче чиратта район башлыгы Энгель Фәттаховка юллады.

"Татар-информ" агентлыгы: «Агыйдел» ансамбле концертыннан фоторепортаж 


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле милләттәшләр!

"Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган өр-яңа концерт программасын бүген Казан шәһәрендә тәкъдим итә.

"ТАТАР-ИНФОРМ" мәгълүмат агентлыгы ярдәмендә КАЗАН ШӘҺӘРЕНДӘ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ФИЛАРМОНИЯСЕ - 18.30 сәгатьтә башланачак концертны бүген бар татар дөньясы интернет челтәре аша сайттан туры эфирда карый ала.

Рәхим итегез, милләттәшләр, ерактагы якын якташлар, замандашлар!

Ссылка: https://tatar-inform.tatar/video/general/09-02-2021/agyydel-d-l-t-yr-m-biyu-ansamble-kontserty-5805033

Баулы шәһәрендә «Кама аръягы Гран-При» шахмат турнирлары сериясенең беренче этабы - классик шахмат буенча «Баулы»      төбәк турниры узды. Ярышта Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан 116 шахматчы катнашты.

Кызлар арасында узган турнирда үз яшьтәшләре арасында Актаныштан Раяна Латыпова, Зөләйха Рахманова – беренче, Рузилә Нәбиева – икенче, Валерия Сәлахова өченче урында. Егетләр арасында үз яшьтәшләре арасында Данияр Латыпов – беренче, Ранил Ибраһимов, Самир Сабиров – икенче урын яулады. Тренерлары Фәһим Галимов, Илдар Имамов.

Бүген – 9 февраль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Вакцинаның беренче компонентын ясаганга 21 көн узган иде.

Бүген, 9 февраль көнне,  Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында мәктәп коллективлары арасында "Йолдызлык- 2021" фестиваленә сайлап алу туры үтә. Укучылар күмәк һәм ялгыз бию, нәфис сүз буенча үз осталыкларын күрсәтә.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бу хакта Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында сөйләделәр.

Быелдан күчемсез милек объектларына элегрәк барлыкка килгән хокукларны теркәгәндә дәүләт пошлинасын түләргә кирәкми. Сүз 31.01.1998 елга кадәр, ягъни «күчемсез мөлкәткә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алу турында»1997 елның 21 июлендәге 122-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә кергәнче барлыкка килгән хокуклар турында бара.

Татарстан Росреестрында һәм Кадастр палатасында аңлатуларынча, мондый хокуклар турындагы мәгълүматлар элегрәк исәпкә алынган иде: БТИ-капиталь төзелеш объектларына, җир ресурслары һәм җир төзелеше буенча комитетлар - җир кишәрлекләренә. Әлеге хокуклар, ЕГРНда теркәлүенә карамастан, дәүләт тарафыннан таныла һәм гамәлдә булып санала.

1 февраль көнне Аккүз җирлегенә караган Ахун, Михайловка, Яңа Кадермәт, Аккүз авыллары 2020 елга йомгак ясады.  Авыл халкын еллык эшчәнлек белән җирлек башлыгы Галина Имамова таныштырды.

 

2 февраль көнне Татар Суыксуында хисап җыелышы гамәлләштерелеп, биш авылны берләштергән җирлек 2020 елдагы югалту-табышларын барлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International