2 февраль көнне Татар Суыксуында хисап җыелышы гамәлләштерелеп, биш авылны берләштергән җирлек 2020 елдагы югалту-табышларын барлады. Ни генә дисәгез дә, Татар Суыксуы җирлеге дә, аның халкы да, хәтта җыелышлары да үзенчәлекле. Биредә яшәүчеләр әйтәсе сүз-фикерләрен халык җыенында соңгы хәрефенә кадәр селкеп сала һәм үзләрен борчыган бөтен проблемаларны уртага салып хәл итә. Районның башка бер генә җирлегендә дә хисап җыелышлары бу дәрәҗәдә әзерлек белән үтми, халык тарафыннан диюем. Бары тик суыксулылар гына шушы үтә дә мөһим чарада хатлар стиленә мөрәҗәгать итә: җыелышның башыннан ахырына кадәр президиум белән зал арасында “почта хезмәте” тынып тормый. Сорарга да, сөйләргә дә, язарга да иренми алар – бу көнне җирлекнең бөтен яшәеше энә күзеннән үткәрелеп, төртеп-калкып торган урыннар уртак көч белән “тигезләнә”. Афәрин дими мөмкин түгел! Җыен булса, шундый булсын ул – алтын урталык бәхәстә табылсын!
Җитәкчелек дилбегәсен әле бер ел элек кенә үз кулына алган Гүзәлия Хамматуллина да туры сүзлелеге, халык фикерен ишетә белүе белән игътибарга лаек. Кайбер җирлектәге кебек, тишелер дәрәҗәгә җитеп кабарган “шеш”кә башлык орынырга куркып тормый. Сүзем үзара салым акчаларының җыелышы хакында. Быел берничә җирлектә үткән халык җыенында катнашырга туры килде – җирлек башлыклары үзара салым акчаларына башкарылган эшләр хакында тулы хисап тотты, аның суммаларын яңгыратты. Тик менә ник берсе, ялгыш кына булса да, җирлекне төзекләндерүдә иң зур ярдәм булган шушы акчаларны тапшырмаучыларны фаш итсен! Юк, алар бу хакта пышылдап та әйтми. Үз кесәсеннән салса сала, әмма авыл халкы белән бу нисбәттән конфликтка керүдән уттан курыккан кебек курка. Нәтиҗәдә, бер ел өчен акча түләми котылучылар икенче елга да баш бирми. Аю хезмәте менә шушы була инде, хөрмәтле җирлек башлыклары.
Ә менә Гүзәлия ханым, “Без булдырабыз!” дип, ясалма саннар күрсәтмәде. 2020 елда Татар Суыксуы җирлеге үзара салымны 79 процент күләмендә генә туплауга ирешкән. Саннарга күчерсәк, җирлек 576 500 сум урынына 449 000 сум гына акча җыйган. Ә бит тупланмый калган 127 500 сум (дүрткә тапкырласак, 510 000 сум(!!!) акча җирлектә тагын әллә ниләр эшләргә җиткән булыр иде, җәмәгать! Хәзер инде Татар Суыксуы җирлегендә яшәүчеләр кемнәрнең авылдашлары сыртында яшәп ятуларын тәгаен белә – үзара салым акчаларын түләмәүчеләрнең тулы исемлеген язмача тәкъдим итте җирлек башлыгы.
Шул ук кар эттерүне генә алыйк. Кыш айларында кар эттерүгә халык җыемының 73 000е бүленгән булган. Халык җыелышта урамнарның тиешенчә кардан чистартылмавыннан зарланды. Урамнар тараеп бетте, капка-каршы килгән ике машина юл бүлешә алмый, диде алар. Халык ялган сөйләмәс – җирлек башлыгы бу зарны кабул итте. Юлларны киңәйтү юнәлешендә әкренләп булса да эш эшләнә икән анысы, тик яуган кары да, әлеге дә баягы, акча җитмәүгә барып төртелә. Быел җирлек юлларын кардан арындыру “миссиясен” Азат Бикмөхәммәтов үтәп чыгарга алынган – залда утырган халык юлларны “үтекләп кенә чыга торган” Азат әфәндене тозлап-борычлап сүкмәкче булып тотынган иде, аңа “ярдәмгә” үзара салым акчаларын тапшырмаучыларның теге исемлеге ярдәмгә килде. Баксаң, шул акчаны кем бирмәгән, иң күп тавышны да шулар чыгара икән. Менә, җәмәгать, сез башта үзара салым акчасын тапшырыгыз да, аннан җиң сызганып эшен дә таләп итегез. Ул вакытта авызыгызны ябучы булмаячак. Аннан килеп, җирлек башлыгы икенче елга урам карын эттерергә теләк белдерүчеләр булса, үзенә мөрәҗәгать итүне үтенде. Иң мөһиме, халык канәгать булсын. Карны кем эттерә – анысы вак мәсьәлә аның, акчасына риза булсалар, көрәк тотып көрәп йөрсәләр дә, халык каршы булмас.
Җыенда күтәрелгән икенче мәсьәлә язын эреп бетә торган кардан күпкә җитдирәк. Хәер, ничә еллар яңгыратыла инде ул – нәтиҗәсе генә юк: Мари Суыксуы халкы үзләренең мәдәният үзәген булдыруны сорый, әллә ишетерлек итеп сорамыйлар, әллә ишетергә теләүче юк. Аларны аңлап була: мәдәниятләре булгач, аны туплап торучы үзәк, һичшиксез, булырга тиеш. Аннан килеп, хаклы рәвештә сорыйлар бит. Күрше авылда гына мәдәният йорты бар, шунда йөрсеннәр дияргә дә ашыкмагыз – күршенеке күршенеке инде ул, анда сан-сирәк кунакка йөрүе генә күңелле. Кызганычка каршы, быел да мари кардәшләргә өметле сүз әйтмәделәр, шулай да грантларга катнашып карага кирәк дигән фикер бар – кем әйтмешли, бәлки җирдән сораганы күктән килеп ирешер.
Быел Мари Суыксуында “Семык” - мари мәдәнияте бәйрәмен уздыру күздә тотыла. Хәтерләсәгез, 2013 елда җирлек бу бәйрәмне үзендә кабул иткән иде инде. Менә шушы гореф-гадәтләрне саклый торган бәйрәмне югары дәрәҗә әзерлек белән үткәрергә ниятди марилар. Шуңа кадәр Мари Суыксуына керә торган урында милли орнаментлар белән бизәлгән капка ясап куярга кирәк иде, җәмәгать! Кунак каршы алганда, тел шартлатырлык булсын!
Гомумән, халык җыенында төрле яклап күтәрелде мәсьәләләр. Суыксулылар җирлектә бер чишмәне булса да торгызыйк инде дигән тәкъдим белән чыкты – монысы, билгеле, үзегездән һәм үзара салым акчаларыгызның мөмкинлегеннән тора, иптәшләр. Ә менә мәчет булып та, аның хәзрәте булмау мәсьәләсе гади генә хәл ителергә охшамаган. Залда утыручы апалар хәзрәтлеккә “кодалаган” кешеләре бар икәнен дә искәрттеләр анысы, тик ул ир-ат бу хакта үзе хәбәрдармы-юкмы – гафу итәрсез, тәгаен генә аңламадым. Әле биредә авыл зираты да хуҗасыз булып чыкты – менә шушы игелекле эшкә үз арагыздан берәр кешене билгеләсәгез, кем белә, бәлки тора-бара хәзрәтлек эшенә дә алырыныр иде ул. Әмма шунысы хак, мәчет хәзрәтле булса хәерле. Районыбызның кайбер авыллары бүген дә мәчетсез, сез бит ул яктан бәхетле, суыксулылар.
Халык яшәешне энә күзеннән үткәрде диюем дә юкка түгел иде. Җирлек башлыгына язмача һәм телдән юлланган сораулар арасында шактый сәерләре дә булды, дөресрәге, гаеп атарга омтылганнары. “Зиратны коймалау өчен нефтяниклардан акча күчерелгән бит – ул кая?” – шушы эчтәлектәге хат тәгаен залдан ирештерелде. Нефть магнатлары шул кадәр саваплы эш башкарган булса, бу гамәл хакында пышылдап кына сөйләнер идеме, җәмәгать? Сездән яшерелеп калыр идеме ул? Ай-яй, шикләнәм. Мәгълуматның суга сәнәк белән язылган булуын раслаучы тагын бер билге: җирлек башлыгы хат язучының басып күренүен сораган иде – залда ялгыш та селкенүче булмады. Үзегез ышанмаганны башкалардан таптырмагыз киләчәктә, матур түгел! Мәчеткә кергән сәдәкане дә халык җыенында зурлап санап утырмыйлар дип беләм – кемнеңдер рухына атап бирелгән хәер акчаларына хисап таләп итү татар халкын бизәми.
Бер яктан суыксулыларның һәр яклап уяу булуы сөендерә. Җирлек буйлап законсыз хәмер сатып йөрүче Ларгус автомобиленең дәүләт номерын җыенда катнашкан полиция вәкиленең кулына ук тоттырып куйды алар. 150 сумлык “Бәләбәй” аракысының кай тарафтан килүен, ни рәвешле таратылуын тәртип сакчылары тиз арада ачыкларга тиеш кебек инде хәзер – еллар дәвамында очына чыга алмаган законсыз хәмер әйләнеше бу юлы да фаш ителмәсә, гаепнең кемдә икәнен бармак белән төртеп күрсәтәсе булмагае...
Озын сүзнең кыскасы – елга бер оештырыла торган хисап җыеннары һәр җирлектә менә шундый булырга тиештер ул. Әйтәсе – әйтелсен, сөйлисе – сөйләнсен, хәл ителәсе – хәл ителсен. Җыелыш дәвамында авызга су кабып утырып, аннан бер ел буе урамда зарланып йөрүнең бер файдасы да юк аның. Ятып калганчы, атып кал дигән бит борынгылар да.