9 нчы февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгәч, 8 нче сезон концерты узды.
«Агыйдел» - Актаныш районының горурлыгы, бренды. Иҗат коллективы 1966-2012 нче елларда халык ансамбле исемен йөртте, ә 2012 нче елда Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы һәм ярдәме белән дәүләт ансамбле статусын алды. Энгель Нәвап улының сәнгатькә, мәдәнияткә хәерхахлы мөнәсәбәте дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгән коллективны яңача эшләргә, яңача иҗат итәргә рухландырды. Кичәге “Агыйдел” ансамбле чыгышын караган күренекле якташларыбыз тамашадан соң олы рәхмәтләрен иң беренче чиратта район башлыгы Энгель Фәттаховка юллады.
Пандемия вәзгыятенә бәйле рәвештә, филармония залының 75 проценты тулырлык итеп билетлар сатылган, концертка иң ныклылар, 9нчы февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгәч, 8 нче сезон концерты узды.
«Агыйдел» - Актаныш районының горурлыгы, бренды. Иҗат коллективы 1966-2012 нче елларда халык ансамбле исемен йөртте, ә 2012 нче елда Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның инициативасы һәм ярдәме белән дәүләт ансамбле статусын алды. Энгель Нәвап улының сәнгатькә, мәдәнияткә хәерхахлы мөнәсәбәте дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелгән коллективны яңача эшләргә, яңача иҗат итәргә рухландырды. Кичәге “Агыйдел” ансамбле чыгышын караган күренекле якташларыбыз тамашадан соң олы рәхмәтләрен иң беренче чиратта район башлыгы Энгель Фәттаховка юллады.сау-сәламәтләр килгән. Тамашачылар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның Халык артисты Асаф Вәлиев, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фәрухшин һәм башка танылган шәхесләребез күп иде. Әлеге матур концертның оешуы нәкъ менә Казандагы якташларыбызның актив эшчәнлек нәтиҗәсе. Якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов “Агыйдел” дәүләт ансамбле концертын оештыруда олы ярдәм күрсәтә.
- Актаныш мәшһүр Агыйдел елгасы буена урнашкан. Җырга-моңга гашыйк халыкның иҗат ансамбленә Агыйдел исеме юкка гына бирелмәгән, табигатьнең яме, матурлыгы, моңы җырларга күчә, дәрт-дәрманы биюләрдә чагыла. Татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалова һәм бөек улы- Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең дә туган ягы ул Актаныш. Актанышта таңнар да иртәрәк ата, шуңа күрә бездәге халык башкаларга караганда ике сәгатькә күбрәк эшләп, мул итеп игенен үстерә, кичләрен менә шулай җырлап-биеп күңел дә ача белә. Рәхмәт, сезгә, якташларым! Киләчәктә дә “Агыйдел”гә югары иҗат уңышлары телим,- дип Вәсим Хуҗаҗан улы, ансамбль җитәкчесе Лилия Ялаловага Якташлык җәмгыятенең көмеш медален тапшырды.
“АГЫЙДЕЛ” ЯҢАЛЫКЛАРЫ
"Челтәр компаниясе” АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев тә якташларының татар халкы, татар милләте алдындагы хезмәтләрен лаеклы бәяләп бик купшы чәчәк гөлләмәләре юллаган иде. Чәчәкләрен дә бүләк итте тамашачы артистларга, алкышларын да жәлләмәде. Концерт программасын йомгаклап башкарылган «Халыклар дуслыгы» композициясе төгәлләнгәч, аягүрә басып кул чапты. Бу алкышлар- Актаныш “Агыйдел”енә булган хөрмәт тә, шул ук вакытта профессиональ җырчы-биючеләрнең тырыш хезмәтен бәяләү дә.
Узган елгы концерт программасы белән чагыштырганда, быелгы тамашада яңалыклар шактый. Концерт тәнәфес белән ике бүлек итеп әзерләнгән. Татар халык биюләренә Актаныш төбәгенә хас төсмерләр нык кереп бара- узган елгы репертуарны баетып, “Ык буе татарлары”, “Сөн буе татарлары” хореографик композицияләре өстәлгән, булганнары ныклап шомартылган. Башкорт, рус, казак биюләрен биегәндә дә башкаручыларда шул милләт халыкларына хас хисси кичерешләр калку чагыла. Алда әйткәнчә, җырчыларыбыз профессиональлеккә нык игътибар юнәлткән, Фәнис Яхин, Гөлназ Хәбирова, Рәзилә Галиева, Рәмис Сәфетдинов, Илсур Харисов халык, композиторлар әсәрләрен башкарганда тамашачы сәхнәдән күзен дә алмады. Керәшен, Нижгар татарлары, Нагайбәк керәшеннәре җырының тәкъдим ителүе- милли җәүһәрләребезгә яңа сулыш бирү ул. Афәрин!
Тагын бер үзенчәлек-быелгы концерт- тере музыка уен кораллары аһәңнәре белән үрелеп барды. “Мирас” инструменталь ансамбле белән хезмәттәшлекнең алга таба дәвамлы булуын телибез.
«Агыйдел» ансамбленең киләчәге — «Ак инеш» ансамбле. Биредә биюгә сәләтле кызлар-егетләр белән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Лилия Фәтхуллина шөгыльләнә. Казан тамашачысына балалар “Печән өсте” композициясен тәкъдим итте.
Ел саен концертны карап баручылар сәхнә костюмнарының яңара баруына игътибар итми калмагандыр, киемнәрдә җете, матур, бай төсләр гаммасы, милли бизәлеш; чулпы, алка, аел кебек кием атрибутлары да халкыбызның элек-электән һөнәрле, сәнгать җанлы булуын күрсәтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Фәния Козырева “Агыйдел”нең хезмәтләрен югары бәяләп, коллективка рәхмәт белдерде. Ансамбль директоры Лилия Ялалованы ТР Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләде. ТР Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазенә балетартистлары Рузилә Ногманова, Ленар Дмитриев, баш хормейстер Наил Мөхәммәтҗанов лаек булды.
ӘЙДӘ, ХАЛЫККА ХЕЗМӘТКӘ, ХЕЗМӘТКӘ!
Рәхмәтләр дә, мактау сүзләре, хуплаулар да күп яңгырады концерттан соң. Филармония директоры Кадим Нуруллинның “Элек без татарның бишеге Арчада дип әйтә идек, татар бишеге хәзер Актанышта икән” диюе “Агыйдел”нең дә, Актанышның да татар милли хаятендә үтә дә җаваплы миссиягә алынуы турында сөйли. Димәк, алга, Тукай әйтмешли, “Әйдә, халыкка хезмәткә, Хезмәт эчендә йөзмәккә!”