Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов коронавирустан прививканың икенче компонентын ясатты

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Бүген – 9 февраль көнне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Вакцинаның беренче компонентын ясаганга 21 көн узган иде.

Поликлиникага  керүгә, иң элек, Энгель Нәвап улының тән температурасын үлчәделәр. Процедуралар бүлмәсендә табибә Эльвира Зәбирова район башлыгының кан басымын үлчәгәннән соң, аннан үзен ничек хис итүен белеште. «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын яхшы кичерүенә бәяләмә булганнан соң гына Энгель Фәттаховка  икенче  компонент ясалды.

Актаныш район үзәк хастаханәсенә кайткан 140 вакцина да бүгенге көндә ясалып беткән. 123 кеше инде икенче компонентны да ясатырга өлгергән. Өзлегү очраклары күзәтелмәгән. Бүген-иртәгә хастаханәгә тагын 55 вакцина кайтырга тиеш. Әлеге вакциналарны кадату да үзәк хастаханәдә һәм районның Пучы, Байсар, Суыксу, Такталачык участок хастаханәләрендә башкарылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International