ХИСАП ҖЫЕЛЫШЫННАН: Аккүз җирлеге 2020 елга йомгак ясады

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

1 февраль көнне Аккүз җирлегенә караган Ахун, Михайловка, Яңа Кадермәт, Аккүз авыллары 2020 елга йомгак ясады.  Авыл халкын еллык эшчәнлек белән җирлек башлыгы Галина Имамова таныштырды.


6 авылны берләштергән җирлектә 442 хуҗалык исәпләнә. Аларның 127се буш тора – яшәүче юк. Иң борчыганы – тәрәзләрендә мәңгелеккә ут сүнгән йортлар артканнан арта бара.


Халык санына килгәндә, җирлектә рәсми төстә 775 кеше теркәлгән. Бу – кәгазьдәге күрсәткеч. Фактта яшәүчеләр саны 592. Димәк, 183 аккүзле санда бар, исәптә юк килеп чыга. Алты авылда гомер кичерүчеләрнең 45 проценты, ягъни 353е эш яшендә. Җирлек халкын эш белән тәэмин итүдә иң зур рольне “Чишмә” хуҗалыгы башкара – ул бүген 96 кешене хезмәт урыны белән тәэмин итеп тора. Эшле итү буенча икенче урында - бюджет өлкәсе, өченче урында “Чишмә” агрофирмасы. Җирлектә эшче кулларга ихтыяҗ булып торса да, 102 аккүзле акчаны читтән табу белән мәшгуль.


Бүгенге халык җыенында сагаерга мәҗбүр иткән саннар, кызганычка каршы, кеше гомерләренә бәйле булып чыкты. Биш ел эчендә Аккүз авыл җирлегендә барлыгы 94 (!!!) кеше вафат булган. Шуларның 17се күкрәп торган эш яшендәге кешекәйләр. 2020 ел да Аккүз җирлеген югалтулар белән сынаган. Кәхарле ел 26 кешене мәңгелек йортка күчергән, алар арасында дүртесе, шулай ук, эш яшендә.


Туучылар буенча саннарга килгәндә, биш ел эчендә 20 бәби туган җирлектә. Аларның бишесе 2020 елга туры килә. Әмма киләчәккә табигый үсеш сөендерми: мәктәптәге балалар саны буенча киләсе биш елга ясалган фаразда да бу ачык чагыла. Быелгы уку елында Аккүз мәктәбендә 35 укучы белем һәм тәрбия алса, 2024-2025 уку елына аларның саны унга кимиячәк.


Терлек хәрәкәтенә күз салсак, Галина Ибраһим кызы билгеләп үткәнчә, җирлек халкының нибары 40 проценты гына мал асрау белән көн күрә. Сыер малын да күпләп терлек тотучы гаиләләр генә арттыра. Бер сыер асраучылар шушы малны бетермәсә, тагын рәхмәт. Җирлектәге терлек мал-баш саны кимүгә лейкоз авыруы да сәбәпче булып тора. Максат – авылларны лейкоздан чистарту.


Бүгенге көндә җирлектә 10 мини-ферма исәпләнә. Күпләү мал тотучылар дәүләт программаларыннан ярыйсы ук уңышлы файдаланып килә, мисал өчен, 2020 елга өч шәхси сектор савым аппаратлары алу өчен районның егермешәр меңлек ярдәменә ия булган.

Аккүз җирлеге башлыгы Галина Имамова халык алдында үзара салым акчаларының тотылышы буенча да тулы хисап тотты. Нигездә, бу җирлектә дә халык акчалары зиратларны төзекләндерүгә, урамара юлларны карап-чистартып торуга, һәйкәлләрне ясауга, гомуми төзекләндерүгә юнәлдерелгән. 2020 елда җан башыннан аның күләме 700 сумны тәшкил итсә, быел җирлек 500 сум белән генә чикләнергә карар кылган. Иң мөһиме, шунысын җыеп алып, файдасын күрергә язсын.


Хисап җыелышында катнашкан “Чишмә” җәмгыяте җитәкчесе Рафикъ Сәхәбетдинов та халык алдында чыгыш ясап, хуҗалыкның эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көндә “Чишмә” район хуҗалыклары арасында алдынгылар сафында бара. Шактый күрсәткечләре белән җәмгыять күпләргә үрнәк күрсәтә. Мисалга, халыктан алынган пай җирләре өчен аренда түләвен генә алыйк. 2020 елда Рафикъ Вәгыйз улы һәр пай җиренә 3 600 сумлык икмәк биргән - сумма, чыннан да, мактауга лаек. Гомумән, залда утырган халыкка җитәкче җәмгыятьнең тулы сулышын җиткерде. Еллык керем күләме, хезмәт хакы, җитештерелгән продукция – берсе дә читтә калмады. Шунысы да игътибарга лаек, бүген “Чишмә” халыкны эш урыннары белән тәэмин итәргә сәләтле. Аеруча язгы-көзге чорда эшче кулларны ике куллап алырга риза хуҗалык. Хезмәткә түләү дә саллы, һәр хәлдә, беләгендәге көчен кызганмый эшләгән намуслы хезмәткәргә уч тутырып акча алу мөмкинлеген чикләмиләр биредә. Киләчәктә дә хуҗалык авыл халкы белән тыгыз элемтәдә, ярдәмләшеп эшләүгә йөз тота. “Авыл кешесе безгә карап тора!” – диде бу уңайдан Рафикъ Вәгыйз улы.

 
Һәр җирлектәге кебек үк, Аккүзнең хисап җыелышының да иң “кызу” мәле ахырда – халыктан кергән сорауларга җавап биргән өлештә булды. Аккүз җирлеге халкының хәтере яхшы булу таң калдырды – бер әфәнде быел гына җирлек башлыгы вазыйфаларына керешкән Галина Имамовага еллар дәвамында чишелмәгән проблемаларны атап, тиз арада аларны чишәргә “кушты”. Алар арасында 2019 елда ук 22 ел буе буялмаган газ торбаларын буярга ышандырган район газ оешмасы җитәкчесе Рөстәм Әмирҗановка адресланганы да, өлкәннәрне компьютер серләренә төшендерергә “ант эчеп” киткән район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыровка юлланганнары да бар иде. Әлеге җитәкчеләрнең быелгы хисап җыелышында катнашмауларына да үпкә белдерде абзый кеше. Ир-ат биргән вәгъдәләрне үтәтүне хатын-кыз җилкәсенә аударырга тырышуыгыз белән һич кенә дә килешеп булмый, хөрмәтле әфәндем. Вәгъдәсен биргәч, эшен дә үзләре эшләсеннәр алар. Эшләмәгәннәр икән, җавабын да үзләреннән таләп итү зарур. Аннан килеп, Меңнәр – Аккүз маршрутында мәктәп автобусын йөртү өчен дә бер җирлек башлыгы гына җаваплы түгел. Билгеле, гаеп ат та, тәртәдә дә бардыр – берәүне аклап, икенчесен сезгә кушылып сүгәргә алынмыйм. Әмма җирлек халкының зар-моңнарын чишү иң беренче чиратта авыл башлыгы өстендә – монысы бәхәссез. Бәлки, җыелган проблемаларны киңәш-табыш итеп, уртага салып чишү күпкә уңайрак нәтиҗә бирер иде , ә сез бу эшләрне эшләтүне боерык рәвешендә яңгыраттыгыз. “Күпме әйттем, саламы да селкенмәде!” – дигән сүзегез исә гел телсез калдырды. Газ торбаларын буяту, күккә ашып үскән агачларны кистерү, тагын тавык та чүпләп бетермәслек эшләрне башкарып чыгу өчен “салам селкетергә” түгел, ә бер-береңә терәк булып эш оештырырга кирәктер, бәлки.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International