ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2021 ел
шимбә

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узган юбилей кичәсендә Инсан Хөсәеновны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе тәбрикләде. Район башлыгының Мактау кәгазен тапшырганнан соң, юбилярның куйган хезмәтләренең лаеклы бәяләнүен һәм Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены Инсан Миңнегалим улына биреләчәген бәян итте. Әлеге хәбәрне тамашачы көчле алкышлар белән хуплап кабул итте.


19
февраль, 2021 ел
җомга

       Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә мәктәп директорлары һәм бакча мөдирләре катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә фән олимпиадаларының төбәкара һәм республика этабы нәтиҗәләрен анализлауга киң урын бирелде. Район мәгариф идарәсе башлыгының укыту-методик эшләр буенча урынбасары Гөлназа Имамразыева Бөтенрәсәй, республика һәм “Олимпка юл” олимпиадаларында 289 укучы катнашуын әйтте. 

      Утырышта район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы арасында 2017-2020 елларга төзелгән өч яклы килешү буенча узган ел башкарылган эш нәтиҗәләре яктыртылды. Төп доклад белән мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов чыгыш ясады.

       Мәгариф идарәсе бюджеты район бюджетының 66 процентын алып тора. Өч яклы килешү нигезендә хезмәткәргә күп төрле ташламалар һәм ярдәм каралган. Киңәшмә ахырында 2021-2023 елларга өч яклы килешү төзелде.

          Нәрсә ул сәләт? Кешегә сәләт ни өчен бирелә? Тормыштагы авырлыктан куркыргамы, әллә шәхесне үстерү өчен трамплин дип кабул итәргәме? Әлеге сорауларга җавапны Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 7-8 сыйныф укучылары якташыбыз, элеккеге Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры, хәзерге вакытта Чаллы шәһәре мэрының мәгарифне үстерү мәсьәләләре буенча штаттан тыш Киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина белән бергәләп эзләде.

          Укучылар белән очрашуда Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашты, Энгель Нәвап улы укучыларга үз фикерләрен җиткерде.

2021 елның язында Росстат кече бизнесның икътисади исәбен алачак.  Бүгенге көндә предприятиеләрнең 75% ы һәм илебездәге 15 миллионнан артык кеше - кече бизнес вәкиле. Ул илнең икътисади уңышлылыгын һәм аның гражданнарының иминлеген билгели.


18
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Актаныш гимназиясе укучылары Бөтенроссия олимпиадасының  регион һәм республика этабында 60 призлы урын алган, бу әле чик түгел! Математика, технология, геология фәннәре олимпиадалары нәтиҗәләре билгеле булганнан соң, бу сан тагын да артыр дип көтелә.

18  февраль көнне Актанышта медицина хезмәткәрләренең 2020 елда эшләгән эшләренә хисап,  2021  елга билгеләнәсе бурычларга багышланган коллегиясе үтте.

        Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов пандемия чорында үз бурычларын намус белән үтәп көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, райондашларның тормышы, сәламәтлеге өчен көрәшкән коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Теләкәй авылында гомер кичеруче тыл ветераны Хәмдия Галимәрдән кызы Шайхуллина да районыбызның 90 яшьлекләр сафын тулыландырды. Юбиляр үзенең туган көнендә Россия Президенты Владимир Путинның, Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатләрын, күчтәнәчләрен кабул итеп алды.


 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International