ӨЧ ЯКЛЫ КИЛЕШҮ- УКЫТУЧЫЛАРГА ФАЙДАГА!(+ВИДЕО)

2021 елның 19 феврале, җомга

      Бүген хакимиятнең утырышлар залында Актаныш районы мәгариф профсоюз оешмалары советының киңәйтелгән утырышы узды.

Аның эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәев, мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова катнашты.

       Утырышта район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы арасында 2017-2020 елларга төзелгән өч яклы килешү буенча узган ел башкарылган эш нәтиҗәләре яктыртылды. Төп доклад белән мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов чыгыш ясады.

       Мәгариф идарәсе бюджеты район бюджетының 66 процентын алып тора. Өч яклы килешү нигезендә хезмәткәргә күп төрле ташламалар һәм ярдәм каралган. Киңәшмә ахырында 2021-2023 елларга өч яклы килешү төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International