Росстат кече бизнесны икътисади исәпкә алуда катнашырга чакыра

2021 елның 19 феврале, җомга
2021 елның язында Росстат кече бизнесның икътисади исәбен алачак.  Бүгенге көндә предприятиеләрнең 75% ы һәм илебездәге 15 миллионнан артык кеше - кече бизнес вәкиле. Ул илнең икътисади уңышлылыгын һәм аның гражданнарының иминлеген билгели. Дәүләткә кече һәм микропредприятиеләрнең, шәхси эшкуарларның ничек яшәвен, аларның нинди проблемалар белән очрашуын белү мөһим.
 
Икътисади халык санын алу барышында алынган мәгълүмат нигезендә дәүләт карарлары һәм ярдәм программалары кабул ителәчәк. Без сезне 2021 елның 1 апреленә кадәр электрон рәвештә анкета тутыруыгызны сорыйбыз:
- дәүләт хезмәтләре порталы (расланган хисап язмасы булганда );
- Росстат интернет-сайты (электрон санлы имза булганда);  
- электрон документ әйләнеше операторлары аша.
 
Шулай ук тутырылган анкетаны кәгазьдә сезнең районда статистика органына яки почта аша җибәрү мөмкинлеге дә саклана. Анкеталар кече предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр өчен аерым эшләнгән. Росстат Сез биргән мәгълүматның конфиденциальлеген гарантияли. Барлык мәгълүматлар да гомумиләштерелгән рәвештә кулланылачак.
 
Росстат искәртеп узганча, кече бизнесны икътисади исәпкә алу 5 елга бер тапкыр уздырыла һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә анда катнашу мәҗбүри булып тора.
 
Белешмәләр өчен телефон номеры: 885552 3-15-64
 
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International