РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актанышка "Дакар" ралли-марафоны җиңүчесе "КамАЗ-мастер" командасы белән килде. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган бу очрашуга Әлфия Гомәр кызы махсус «Дакар- 2021» автоузышы чемпионы булган йөк машинасына утырып сәяхәткә чыга. Быел гыйнвар аенда Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар» ралли-марафонында йөк автомобильләре зачетында 43 нче урында җиңү яулаган иде. Халык үз геройларын танып,күреп белергә тиеш. Әлеге очрашуда мәктәп укучылары һәм технологик техникум студентлары катнашты. Яшьләр күренекле автоспортчылар- Чаллы «КАМАЗ-мастер» командасының 35 яшьлек пилоты Дмитрий Сотников, Илгиз Әхмәтҗанов белән таныштылар, аралаштылар, ком чүлләрен узган Татарстанның иң яхшы йөк машинасын карадылар, кунаклар белән бергәләп фотога төштеләр.
Бүген хакимият бинасында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы Актаныш районы театр коллективларының һәм муниципаль театрның 2021 елгы сезонына багышланды.
.jpg)
Төбәк атнасы барышында Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина эш визиты белән Актаныш районында булды.
.jpg)
Бүген Актаныш районы “Дакар” ралли-марафонында 18 нче тапкыр җиңү яулаган “КАМАЗ-мастер” командасы узышчыларын кабул итте. Легендар “КамАЗ” экипажын – Дмитрий Сотников, Илгиз Әхмәтҗановны актанышлылар алкышлар белән каршы алды.
.jpg)
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышы үтте (+ВИДЕО)
Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә профессиональ татар җыр сәнгате йолдызлары, якташыбыз Артур Исламов һәм аның җәмәгате Эльза Заяриның коцерты узачак.
Артур белән Эльза концертка кадәр Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта урнашкан Әлфия Авзалованың интерактив музеен карадылар. Моң патшабикәсе Әлфия Авзалованың иҗаты, грампластинкалар, тарихи мизгелләр теркәлгән фотографияләр-барысы да кунакларда зур кызыксыну уятты.
Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 2 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, иртән һәм көндез бозлавык, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Буран вакытында.
Аяк киеме аз шуучан һәм уңайлы булырга тиеш. Тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә шипылы яисә очында җилемле махсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алылырга киңәш ителә. Күрем начарайган очракта, җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәгез, чөнки кар, боз булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә киңәш ителә.
Машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, һава шартлары нигезендә тизлек режимын сайларга кирәк. Юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк.
Балык тотарга яратучыларга бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, ялгыз балык тоткада, төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга тиеш.
Бозлавыкта:
Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә ахсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану.
Машина йөртүчеләргә:
Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк;
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
Кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
Җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итергә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бүген район Советының утырышлар залында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Чарада районы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе, район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габдулхаев, аның урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары, халык аеруча күп йөри торган объектлар, спорт секциясе җитәкчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты.
.jpg)
Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
.jpg)