Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Районда оператив хәлнең торышы белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Хуҗиев, "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов таныштырды. Райондагы коронавирус белән бәйле вәзгыятькә ачыклыкны район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Азат улы кертте.
Авыл хуҗалыгы тармагында гамәлдә булган программалар хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов хисап тотты.
Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанованың чыгышы җирлекләрдәге үзара салым акчасы буенча башкарылган эшләргә, “Ядкәр” проектына багышланды.
Район Советының аппарат җитәкчесе Илшат Вахитов залда утыручыларны 6 мартта үтәчәк җитәкчеләр спартакиадасының нигезләмәсе белән таныштырды.
“Актаныш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" учреждениесе җитәкчесе Назиф Салихов үз чыгышында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча статистиканы тәкъдим итте.