Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә профессиональ татар җыр сәнгате йолдызлары, якташыбыз Артур Исламов һәм аның җәмәгате Эльза Заяриның коцерты узачак.
Артур белән Эльза концертка кадәр Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта урнашкан Әлфия Авзалованың интерактив музеен карадылар. Моң патшабикәсе Әлфия Авзалованың иҗаты, грампластинкалар, тарихи мизгелләр теркәлгән фотографияләр-барысы да кунакларда зур кызыксыну уятты.
Уку йортының эшчәнлеге, матур нәтиҗәләре белән Исламовларны гимназия директоры Венера Хәева таныштырды.
Очрашу-сөйләшү гимназиянең мәҗлесләр залында дәвам итте. Опера театрларында чыгыш ясаучы, дәрәҗәле җыр бәйгеләре җиңүчеләре булган җырчыларны укучылар алкышлар белән каршылады. Педагог Ленар Хөсәенов балачак дусты Артур Исламов турында таныштырып, аның беренче иҗади адымнарын искә төшерде. Укучылар үзләренең кызыклы сораулары белән Артур һәм Эльза апаларын уйланырга да, рәхәтләнеп көләргә дә мәҗбүр иттеләр. Кызлар-егетләр ничек җырчы булырга, хит җырлар ничек туа, репертуардагы иң яраткан җыр- барысы турында да белделәр. Аралашу бик җылы һәм җиңел атмосферада узды.