РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актанышка "Дакар" ралли-марафоны җиңүчесе "КамАЗ-мастер" командасы белән килде(+ВИДЕО)

2021 елның 2 марты, сишәмбе

            РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Актанышка "Дакар" ралли-марафоны җиңүчесе "КамАЗ-мастер" командасы белән килде. Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән оештырылган бу очрашуга Әлфия Гомәр кызы махсус «Дакар- 2021» автоузышы чемпионы булган йөк машинасына утырып сәяхәткә чыга. Быел гыйнвар аенда Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге «КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар» ралли-марафонында йөк автомобильләре зачетында 43 нче урында җиңү яулаган иде. Халык үз геройларын танып белергә тиеш. Әлеге очрашуда мәктәп укучылары һәм технологик техникум студентлары катнашты. Яшьләр күренекле автоспортчылар- Чаллы «КАМАЗ-мастер» командасының 35 яшьлек пилоты Дмитрий Сотников, Илгиз Әхмәтҗанов белән таныштылар, аралаштылар, ком чүлләрен узган Татарстанның иң яхшы йөк машинасын карадылар, кунаклар белән бергәләп фотога төштеләр. 

           Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән очрашудан файдаланып, районның төрле өлкәләреннән җитәкчеләр халыкны борчыган бик күп сорау-проблемаларны күтәрделәр. Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуретдинов авылда яшьләр өчен спорт белән шөгыльләнергә спорткомплекс төзүдә ярдәм сорады. Шулай ук авыл халкын салым түләү квитанцияләре өчен район үзәгенә барып йөрү дә авырлык тудыра.

        "Коммунсервис-Актаныш" җәмгыяте директоры Римма Кустова Совет чорында ук барлыкка китерелгән торак коммуналь хуҗалык системасын төзекләндерү буенча Россия программаларын булдыру кирәклеген әйтте. Балалар иҗат үзәге директоры Илнур Хуҗин Актанышта Дәүләт Думасы депутатына балаларга техник иҗат белән шөгыльләнү өчен "Кванториум" кирәклеген җиткерде.

         Башкарма комитетның социаль агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров авыл җирлегендә мәдәният йортларын төзекләндергәннән соң җиһазлау өчен дә федераль ярдәм сорады. 

          Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче сәламәтлекләре чикле гражданнарны эш белән тәэмин ителгән дип санарга кирәк дигән тәкъдимен җиткерде. 

          Әлфия Гомәр кызы әлеге сорау-тәкъдимнәрне өйрәнеп, проблемаларны чишү, хәл итү өчен Дәүләт Думасына, федераль хезмәтләргә мөрәҗәгать белән чыгачагын әйтте.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International