Бүген хакимият бинасында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы Актаныш районы театр коллективларының һәм муниципаль театрның 2021 елгы сезонына багышланды.
Брифинг Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үтте.
Чарада район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров, Актаныш район муниципаль театр режиссеры Нур Хөсәенов, театр коллективларына бәя бирүче жюри әгъзалары Робсон Мусин, Альбина Хөсәенова, Киров авылы мәдәният йорты директоры Алсу Хуҗина, Иске Кормаш авылы мәдәният йорты директоры Рәмилә Хамматуллина катнашты.