Төбәк атнасы барышында Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина эш визиты белән Актаныш районында булды.
Парламентарий район активы алдында закон чыгару эшчәнлегенең мөһим нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады, 2020 елда уртак эшчәнлеккә йомгак ясады, хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
“Шәхсән үзем район хатын-кызларын 8 Март белән котлавыма бик шатмын. Матур, хезмәт сөючән, игелекле кешеләр яши торган Актанышка һәрвакыт бик теләп киләм. Һәрвакыт районның барлык инициативаларын хуплыйм һәм хуплаячакмын", - дип билгеләп үтте депутат.