ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

    Районның мәдәни тормышында бүген зур вакыйга- озак еллар Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда режиссер булып эшләгән, күренекле сәхнә остасы, юмор жанрын яшәтүче, яшәртүче, халкыбызның яраткан артисты Алмаз Галиевның юбилей кичәсе узды. Бу шәхси уңышларны гына барлаган чара түгел, ә барлык мәдәният әһелләренең сәләтен, талантын, артистларның үзара җылы, дустанә мөнәсәбәтен күрсәтә торган зур бәйрәмгә әверелде. Тамашачы да яраткан артистын сагынган, зал тутырып килгән иде, һәр чыгышны алкышлап, яратып кабул иттеләр.

Юбиляр Алмаз Галиевны район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев котлап иҗат уңышлары теләде. Шулай ук Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров һәм Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае директоры Гөлназ Вәлиева изге теләкләрен җиткерде.  Алмаз әфәндегә күпсанлы туганнары, хезмәттәшләре дә туганчыллыгы, ярдәмчеллеге өчен рәхмәт белдерделәр.

       Татарстан Росреестры хәбәр итә: күчемсез милек белән хокукларны һәм килешүләрне дәүләт теркәвенә алу өчен дәүләт пошлинасын артык түләгән гражданнар соңыннан түләнгән суммадан файдалана ала.

Гариза бирүченең торак сату яки киресенчә сату турында уйлавы да аз түгел - милек хокукын теркәү килешүнең икенче ягы ниятләре үзгәрү сәбәпле мөмкин түгел, аның вәкилләре аны туктату турында гариза биргән. Шуңа да карамастан, килешүләр төзегәндә, барыннан да ешрак мөрәҗәгать итүчеләр дәүләт пошлинасын түләгәндә, законда каралганга караганда, зур күләмдә акча кертү очраклары күзәтелә.

2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 01.10.2020 ел, № 1586 карары белән расланган Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташуның яңа кагыйдәләре (алга таба – кагыйдәләр, 14.02.2009 ел, № 112 кагыйдәләре) үз көченә керде.
Күрсәтелгән Кагыйдәләр нигезендә «автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы» 08.11.2007 ел, № 259-ФЗ Федераль законда (алга таба – Устав) каралган пассажирлар һәм багаж ташуның төрле төрләрен оештыру тәртибе, шул исәптән җиңел таксида пассажирлар йөртүгә карата таләпләр билгеләнгән.

Казанда «Үсеш локомотивлары «Стратегик инициативалар конкурсы»белем бирү программасының финалы узды.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина, Татарстан Республикасында «Үсеш локомотивлары» федераль партия проектын гамәлгә ашыру координаторы буларак, конкурсның белем бирү программасының Эксперт советы рәисе булып тора.

БУ АТНА БРИФИНГЫНДА: РАЙОНДА ЯЗГЫ ТАШУЛАР ВАКЫТЫНДА СУ БАСУЛАРНЫ БУЛДЫРМАУ, ИМИНЛЕКНЕ ТӘЭМИН ИТҮ(+видео)

Бүген хакимият бинасында үткән атналык брифингта  районда язгы ташу вакытында су басуларны булдырмау, иминлекне тәэмин итү һәм   1 апрельдән старт алган чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы  хакында сөйләштеләр.

1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән социаль пенсияләр 3,4% ка арттырылды , бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

“Актаныш” агрофирмасының Олыимән бүлекчәсендә дә бүген тулы канлы тормыш кайный. Бүлекчәдә исәпләнгән мең баш мөгезле эре терлекнең 350се – савым сыеры. Биредә тәүлеклек савым уртача 5 тонна.

Бүген хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашындагы семинар-киңәшмә “Актаныш” агрофирмасының Киров һәм Олыимән бүлекчәләрендә гамәлләштерелде.

Чагыштырмача яшь хуҗалык булып саналган агрофирма соңгы елларда, чын мәгънәсендә, терлекчелек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелеп килә. Бүгенге киңәшмә барышында тәкъдим ителгән яңалыклар да күп хуҗалыклар өчен үрнәк итеп алырлык нык нигезле булулары белән аерылып торды.

Актанышта «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 2021 елда Киров авылында - Завод СОМ урамының 3,4 йортлары; Актанышның 2 кварталындагы  - Ленин проспектының 14,15,16,17,18,16а, Тынычлык проспектының 25,19,20,21,22,23,81; Актанышның 4 кварталындагы   Ленин проспектының 28,29,30,31,32,90,91, Тынычлык проспектының 33,34,35,36 йортларының ишегалларында башкарылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International