Бүген хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр катнашындагы семинар-киңәшмә “Актаныш” агрофирмасының Киров һәм Олыимән бүлекчәләрендә гамәлләштерелде.
Чагыштырмача яшь хуҗалык булып саналган агрофирма соңгы елларда, чын мәгънәсендә, терлекчелек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелеп килә. Бүгенге киңәшмә барышында тәкъдим ителгән яңалыклар да күп хуҗалыклар өчен үрнәк итеп алырлык нык нигезле булулары белән аерылып торды.
Рамил Вәлиев җитәкләгән агрофирманың Актаныш, Киров, Олыимәндә бүлекчәләре бар. Терлекчелек һәм игенчелек тармакларында әйдәп баручы җәмгыять буларак, “Актаныш” агрофирмасының эшчәнлеге семинарда үрнәк итеп куелды.
Агрофирманың Киров бүлекчәсе хәзерге заман шартларына туры китереп яңарыш кичерә. Хуҗалык җитәкчеләренә менә шушы яңалык тәкъдим ителде дә инде.
Киров бүлекчәсендә сафка басып килгән, 600 баш терлеккә исәпләнгән сөтчелек комплексы тиздән тулы куәткә эшләп китәчәк,бу нисбәттән савым залында соңгы эшләр башкарыла. Семинарда катнашучылар комплекста барган төзелеш эшләре белән танышты.
Әлеге комплексны агрофирма өч елга якын төзегән – хәзер инде ул авыл хуҗалыгының заманча үрнәге ролен үти. Савым малларына су да җылытып бирелә биредә, савым залын җылытырлык мич тә урнаштырылган. Комплекс дүрт физиологик составтагы сыер группаларын асрау өчен файдаланылып, маллар биредә бәйсез шартларда тәрбияләнәчәк. Савым алды залын да иркен - 100 баш мал сыешлы итеп эшләгән агрофирмалылар.
Бүгенге көндә Киров бүлекчәсендә бер тәүлеккә уртача 12 тонна сөт савыла. Азык рационы бер савым малыннан уртача 33-34 литр сөт алуга яраклаштырып төзелгән.
Семинарда “Актаныш” агрофирмасының Чөгәнә бүлекчәсе сыерларның физиологик халәте бөтен районга үрнәк итеп куелды. Аның сере дөрес вакытта әзерләнгән, дөрес шартларда сакланган витаминлы азыкта икәнлеген дә билгеләп үтте белгечләр.
Комплексның тагын бер үзенчәлеге – буаз сыерларны киләчәктә аерым бинага күчереп йөрү күздә тотылмый монда. Бозаулар вакыты җиткән буаз мал махсус читлеккә кертелә һәм бозаулагач ул бернинди стрессыз гадәти тормышына кире кайта.
Бүген “Актаныш” агрофирмасы яшь терлекләрне тәрбияләүгә, аларның сакланышына зур игътибар юнәлтә. Игътибар исә яңа туган бозаулардан ук башлана биредә. Өч көн угыз эчкән бозаулар аерым читлекләрдә тәрбияләнә. Торак эчендәге читлекләр тулысынча ачык һавада: шуңа күрә бозауларның яткан урыннары коры, даими җилләнеп тора. Өстәвенә, мондый читлекләрне чистарту, дизенфекция ясау да уңайлы. Бозауларны читлектә тәрбияләүнең уңай күрсәткече – яшь терлек үлеме сизелерлек кимегән, лейкоз белән йогышлану очраклары да азая бара.
Гомумән, лейкоз каршы көрәш эзлекле алып барыла җәмгыятьтә. Шуның нәтиҗәсендә яшь терлектә аның күрсәткече 7 процентка калган. Тыңламас, Олыимән бүлекчәләре әлеге афәттән тулысынча арынган.