Районның мәдәни тормышында бүген зур вакыйга- озак еллар Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда режиссер булып эшләгән, күренекле сәхнә остасы, юмор жанрын яшәтүче, яшәртүче, халкыбызның яраткан артисты Алмаз Галиевның юбилей кичәсе узды. Бу шәхси уңышларны гына барлаган чара түгел, ә барлык мәдәният әһелләренең сәләтен, талантын, артистларның үзара җылы, дустанә мөнәсәбәтен күрсәтә торган зур бәйрәмгә әверелде. Тамашачы да яраткан артистын сагынган, зал тутырып килгән иде, һәр чыгышны алкышлап, яратып кабул иттеләр.
Юбиляр Алмаз Галиевны район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев котлап иҗат уңышлары теләде. Шулай ук Башкарма комитетның социаль һәм агарту бүлеге башлыгы Альберт Мансуров һәм Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сарае директоры Гөлназ Вәлиева изге теләкләрен җиткерде. Алмаз әфәндегә күпсанлы туганнары, хезмәттәшләре дә туганчыллыгы, ярдәмчеллеге өчен рәхмәт белдерделәр.