«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 2021 елда 1074 ишегалдында башкарылачак. Быел программаның гомуми бюджеты, узган елдагы кебек үк, 8 миллиард сум тәшкил итә. Республика ишегалларында ремонт эшләре апрель аенда башланачак. Быел ремонтланачак ишегалларының адреслары dvor.tatar сайтында төзекләндерү картасында урнаштырылган.
Быел барлыгы 223 ишегалды, Әлмәт районының 93 ишегалды, Яр Чаллының 88 ишегалды, Яшел Үзән районының 83 ишегалды, Түбән Кама районының 67 ишегалды төзекләндереләчәк. Программага 2 шәһәр округы һәм Кайбыч, Чүпрәле һәм Әтнә районнарыннан тыш ( Аларда узган ел программага 5 елга кертелгән барлык ишегаллары да ремонтланды), барлык муниципаль районнар кергән.
Актанышта «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 2021 елда Киров авылында - Завод СОМ урамының 3,4 йортлары; Актанышның 2 кварталындагы - Ленин проспектының 14,15,16,17,18,16а, Тынычлык проспектының 25,19,20,21,22,23,81; Актанышның 4 кварталындагы Ленин проспектының 28,29,30,31,32,90,91, Тынычлык проспектының 33,34,35,36 йортларының ишегалларында башкарылачак.