Бүген хакимият бинасында үткән атналык брифингта районда язгы ташу вакытында су басуларны булдырмау, иминлекне тәэмин итү һәм 1 апрельдән старт алган чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы хакында сөйләштеләр.
Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә үткән чарада район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифьянов, Актаныш районы гражданлык яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов катнашты.