“Актаныш” агрофирмасының Олыимән бүлекчәсендә дә бүген тулы канлы тормыш кайный. Бүлекчәдә исәпләнгән мең баш мөгезле эре терлекнең 350се – савым сыеры. Биредә тәүлеклек савым уртача 5 тонна.
2019 елның ноябрь аенда Олыимән бүлекчәсе дә савым залы белән җиһазландырылган. Киләчәктә дә бүлекчә территориясен төзекләндерү, заманчалаштыру юнәлешендә эш дәвам итәчәк. Бүген җәмгыять җитәкчесе Рамил Вәлиевне бүлекчәләргә илткән юллар борчый. Еллар дәвамында алар ныгытылып торса да, каты өслек түшәми торып, юлсызлык проблемасыннан котылу мөмкин түгел.
“Киләчәктә хуҗалыкларга эшче кадрлар җәлеп итү өчен беренче чиратта юлларны ясарга кирәк. Шуннан башка булмый”, - дигән фикерен дә җиткерде бу уңайдан Рамил Фидус улы.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, ел саен агрофирма якынча 40-50 миллион сумлык техника сатып ала, техник база шул рәвешле яңарыш кичереп тора. 2020 елда да агрофирма бер комбайн, амбар техникалары алган. Язгы чәчүгә дә тулы әзерлек белән керәчәк җәмгыять: симәнә, ягулык-майлау материаллары, ашлама белән бәйле проблемалар юк биредә.
“Актаныш” агрофирмасы базасында оештырылган семинарда хуҗалык иҗтәкчеләренең игътибары терлек азыгы әзерләүгә һәм, аеруча, сыйфатлы итеп сенаж салуга юнәлтелде.
Район күләмендә сөтчелек юнәлешендә югары нәтиҗәләргә ирешеп килгән “Актаныш” агрофирмасы (тәүлеклек савым 32 тонна) өчен сенажның файдасы да, әһәмияте дә зур. Шуңа күрә сенаж салуга биредә җитди карыйлар. 2020 елда агрофирма үз бүлекчәләрендә берьюлы тугыз сенаж базы төзегән. Аларның икесе Актанышбашта булса, өчесе – Тыңламас бүлекчәсендә, дүртесе Чөгәнә бүлекчәсендә сафка баскан. Бер сенаж базын ясау якынча 2, 5- 3 миллион сумга төшә.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы билгеләп үткәнчә, “Актаныш” агрофирмасы мисалында сенаж базлары булдырмый торып, юньле азык салып булмаячак. Кыш көне ашатырлык азык булмаса, сөт күләмен арттыру буенча сүз дә була алмый.
Район башлыгы Энгель Нәвап улы “Актаныш” агрофирмасының эшчәнлеген югары бәяләде. Алга таба да җәмгыятьнең үз алдына куйган максатларына ирешәчәгенә ышаныч белдерде ул. Ә планнары зурдан агрофирманың: быел да рекордлы кукуруза уңышы алу, Киров бүлекчәсендә икмәк киптергеч булдыру – якын киләчәккә билгеләнгән максатлар, ә менә Олыимән янындагы 50 гектарлы басуда 2000 башка исәпләнгән терлек комплексы торгызу әле идея стадиясендә генә, әмма һич шик юк, ул чынбарлыкка әвереләчәк.