Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария бәйгесендә катнашып, Актаныш технология техникумы студентлары - аш-су осталары 1 урын яулады.
4 курс студенты Каримова Нәзилә лаеклы беренчелектә! 4 курс студенты Ахметова Алмазия "Креатив алым" номинациясендә җиңүче!
Остазлары Лилия Ринат кызы Вәлиева. Ихлас котлыйбыз!
Конкурс Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары иясе, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинария сәнгате буенча күп кенә китаплар авторы, татар милли кухнясының традицияләрен яңадан торгызу һәм аны яңа идеяләр белән баетуга зур өлеш керткән Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә аталган.
Актаныш гимназиясенең ата-аналар җыелышында күтәрелгән төп темаларның берсе - тәрбия темасы булды 10 апрель көнне. Әлеге фикерне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белдерде.
-Әнием шулай әйтә иде гел, безне дә олысына да, кечесенә дә игътибарлы, ихтирамлы, кешелекле һәм кечелекле булырга өйрәтте, - диде ул.
Ата-аналар белән сөйләшү барышында икенче төп тема - балаларның сәламәтлеге, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кечкенәдән өйрәтү турында булды. Җыелышта район үзәк хастаханәсенең педиатры Светлана Ендальцева чыгыш ясады. Балаларның туклануына, яшәү рәвешенә, сәламәтлек торышына тукталды. Гимназиянең директор урынбасары Глүзә Хәертдинова да ата-аналар белән ачыктан-ачык сөйләшүдә балаларның тәрбиялелеге үз-үзен тотышында, балаларның бер-берсе белән үзара аралашуында, ашау әдәбендә, киенү рәвешендә ачык чагыла дигән фикерен белдерде. Баланың тәртибенә карап, гаиләдәге тәрбиянең ни дәрәҗәдә икәнен ачыклап була, диде. Гимназиядә яшәүче, интернатта торучы балалар тормышыннан мисаллар китерде.
"Үзәкләштерелгән бухгалтерия" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Дамира Рифкать кызы Галимҗанованың гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее!
Районның 26 авыл җирлеге бюджетларына хезмәт күрсәтүче, 37 елдан артык хисап эшендә лаеклы хезмәт куючы Дамира Рифкать кызын юбилее уңаеннан Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрикләде, хезмәтләрен хөрмәтләп рәхмәт белдерде.
Үз хезмәтенең остасы Дамира ханым - Актаныш район башлыгы һәм ТР Финанс министрлыгының Мактау кәгазләре иясе дә.
Дәүләт Думасы административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр кертте. Закон нигезендә, өлкәннәр озатуыннан башка автобуста баручы 16 яшькәчә балаларны хәзер автобустан төшереп калдыруга җаваплылык карала.
Актаныш гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсында абсолют жинүче булды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Халимова Изалия Изаил кызы "Педагогик дебют" номинациясе лауреаты.
Казанда дәвам иткән өстәл теннисы буенча Татарстан чемпионатында, Актаныш данын яклап, Марат Солтанов тагын ике медаль яулады.
Катнаш беренчелектә - икенче урын, ә парлы беренчелектә Татарстан чемпионы булды. Тренеры Булат Солтанов.
Татар Суыксуы егетләре - "Мәктәп волейбол лигасы" уеннарында Яр Чаллы зонасы чемпионнары! Остазлары - Рузил Мансуров.
Волейболчыларыбызны ихлас күңелдән тәбрик итәбез һәм республика этабында җиңү телибез!

11 апрель көнне Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә үткән «Россия киләчәге» («Будущее России») дип исемләнгән Бөтенрәсәй сәнгать бәйгесендә үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына традициягә әверелгән республика турнирының җиңүчеләре билгеле булды. Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 19 районыннан 24 команда 257яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелегендә Теләче - беренче, Актаныш - икенче, Кукмара - өченче, Арча дүртенче урыннарны яулады.
.jpg)
10 апрель көнне Иске Солтангол авылында гомер кичерүче райондашыбыз Әнзия Гариф кызы Арсланова үзенең олуг юбилеен – 90 яшен каршы алды.
.jpg)