11 апрель көнне Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә үткән «Россия киләчәге» («Будущее России») дип исемләнгән Бөтенрәсәй сәнгать бәйгесендә үз сәләтләрен күрсәттеләр.
.jpg)
Нәтиҗәләр буенча, “Умырзая” вокаль ансамбле һәм "Тамчы" вокал ансамбле лаеклы төстә дәрәҗәле беренче урынны яулады. Рузилә Сабирова шулай ук җиңүче!
Әминә Зиннурова, Зәлия Гыйләҗева һәм Ленара Фәрдиева Бөтенрәсәй сәнгать бәйгесенең икенче дәрәҗә лауретлары булып танылдылар.
.jpg)
Райондашларыбызны ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Моң чишмәләре саекмасын аларның!
Искәртеп үтәбез, «Россия киләчәге» бәйгесе талантлы укучыларны һәм укытучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балалар һәм яшүсмерләр иҗатын стимуллаштыру һәм бүләкләү, яшьләрнең мәдәни потенциалын саклау һәм үстерү, башкару осталыгын һәм сәхнә культурасын үстерү өчен гамәлгә куела.
.jpg)