Актаныш гимназиясе укытучылары «Ел укытучысы-2021» бәйгесендә җиңү яуладылар

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Быел Татарстанның 152 укытучысы «Ел укытучысы-2021» исеменә конкурста катнашты.

Башта катнашучылар 11 гыйнвардан 15 гыйнварга кадәр узган мәктәп этабында, аннары 18 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр муниципаль этапта ярыштылар. 12 февральдән 6 мартка кадәр аерым график буенча узган зона этабы республикада конкурсны оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләренең берсе булды һәм шулай булып кала да. Региональ этап 4 апрельдә башланды һәм 10 апрельдә  тәмамланды.

Актаныш гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсында абсолют жинүче булды.  Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Халимова Изалия Изаил кызы "Педагогик дебют" номинациясе лауреаты. Жиңүчеләрне, гуманитар гимназия-интернат җитәкчесе В.Н.Хаеваны, анын урынбасарларын, коллективны зур җинүләре белән котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International