"ИСӘНЛӘШӘ БЕЛМӘГӘН, РӘХМӘТ ӘЙТЕРГӘ ӨЙРӘНМӘГӘН БАЛАДА ӨМЕТ ЮК!"

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Актаныш гимназиясенең ата-аналар җыелышында күтәрелгән төп темаларның берсе - тәрбия темасы булды 10 апрель көнне. Әлеге фикерне Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белдерде.

-Әнием шулай әйтә иде гел, безне дә олысына да, кечесенә дә игътибарлы, ихтирамлы, кешелекле һәм кечелекле булырга өйрәтте, - диде ул.

Ата-аналар белән сөйләшү барышында икенче төп тема - балаларның сәламәтлеге, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кечкенәдән өйрәтү турында булды. Җыелышта район үзәк хастаханәсенең педиатры Светлана Ендальцева чыгыш ясады. Балаларның туклануына, яшәү рәвешенә, сәламәтлек торышына тукталды. Гимназиянең директор урынбасары Глүзә Хәертдинова да ата-аналар белән ачыктан-ачык сөйләшүдә балаларның тәрбиялелеге үз-үзен тотышында, балаларның бер-берсе белән үзара аралашуында, ашау әдәбендә, киенү рәвешендә ачык чагыла дигән фикерен белдерде. Баланың тәртибенә карап, гаиләдәге тәрбиянең ни дәрәҗәдә икәнен ачыклап була, диде. Гимназиядә яшәүче, интернатта торучы балалар тормышыннан мисаллар китерде.

Язылганнардан чыгып, хөрмәтле укучым, сездә сорау да туарга мөмкин. Әллә гимназиядә укучылар тәрбиясезме, диярсез. Һич юк. Гимназиядә укучыларның киңкырлы белем алуына зур игътибар бирелә. Мисал өчен, гимназия укучылары республика һәм Рәсәй олимпиадаларында катнашып 64 призлы урын алдылар. Чагыштыру өчен, район буенча 104 призлы урын. Зыялы, максатчан, фикерли белүче баланың тәрбиялелек дәрәҗәсе дә шулай ук югары булырга тиеш. Белемле тәрбиясездән дә куркыныч шәхес юк. Ә гимназия татар милләтенә зыялы яшь буын тәрбияләү максаты белән эшли. Шунлыктан, Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов та гимназиянең һәр ата-аналар җыелышында катнаша. Гимназия балалары белем ягыннан да, тәрбия ягыннан да үрнәк булырга тиеш, ди ул. Ә аның өчен, һич яшерен түгел, ата-ананың үзенең дә белем һәм тәрбия ягыннан балага үрнәк күрсәтерлек, заман белән бер сулышта яши, фикерли белүе шарт. Бу уңайдан гимназия ата-аналарның үзен дә укытуны оештыра. Бала-укытучы- ата-ана бер-берсе белән ачыктан-ачык сөйләшеп, үзләрен кызыксындырган фикерләрне, сорау-борчуларны тактлы итеп белдерә белгәндә генә үсеш була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International