ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Тыл ветераны Әнзия Арсланова 90 яшен каршы алды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Иске Солтангол авылында гомер кичерүче райондашыбыз Әнзия Гариф кызы Арсланова үзенең олуг юбилеен – 90 яшен каршы алды.

Хөрмәткә лаек затның тормыш юлы намуслыхезмәт белән үрелеп барган. Лаеклы ялга кадәр колхозда сыер сава ул. Тыл ветераны дигән мактаулы исемгә ия юбиляр.



45 яшендә биш бала белән тол калган Әнзия Гариф кызына тормыш арбасын беүзенә тартырга туры килә. Балалары өчен дип яши ул, үзен күз нурларын чын кеше итеп тәрбияләүгә багышлый.

Бүгенге көндә дә хөрмәтле зат Иске Солтангол авылында бәркәтле гомер кичерә. Ил өстенә килгән кайгылы елларны кичкән юбиляр бүгенге имин, мул тормыштан бик канәгать, туган һәр таңга шөкер кылып яши ул. Балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен, яратуын тою 90 яшьлек Анага яшәү өчен көч-кодрәт бирә.



Гомер китабының 90нчы битен ачкан тыл ветеранын бүген Актаныш районы җитәкчелеге дә тәбрик итте. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева Әнзия Арслановага күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрен ирештерде. Ләйсән Фоат кызы авыр елларның шаукымын үз җилкәсендә күтәргән буын вәкиленә бүгенге имин тормыш, аяз күкләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Энгель Фәттаховның котлау хатларын, күчтәнәч кабын, гөлләмә тапшырды.

Бәхетле картлыкның җылы кояшы киләчәктә дә яшәү өмете биреп торсын иде әле сезгә, изге күңелле Әнзия апа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International