Актаныш технология техникумы студентлары милли кулинария бәйгесендә җиңү яулады

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Юныс Әхмәтҗанов исемендәге милли кулинария бәйгесендә катнашып, Актаныш технология техникумы студентлары - аш-су осталары   1 урын яулады.

4 курс студенты Каримова Нәзилә лаеклы беренчелектә! 4 курс студенты Ахметова Алмазия "Креатив алым" номинациясендә җиңүче!

Остазлары Лилия Ринат кызы Вәлиева. Ихлас котлыйбыз!

Конкурс Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары иясе, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, кулинария сәнгате буенча күп кенә китаплар авторы, татар милли кухнясының традицияләрен яңадан торгызу һәм аны яңа идеяләр белән баетуга зур өлеш керткән Юныс Әхмәтҗанов хөрмәтенә аталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International