ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда  Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән

Тэги: ЭЛЕКТРОННЫЕУСЛУГИ

Данлыклы якташыбыз Фирая Солтанова-Жданова исменә, укучылар арасында узган традицион эстафетада  Актанышның 1 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары Ренат Гайнанов, Чулпан Ибраһимова һәм Лиана Сабирова ГТО билгеләре белән бүләкләнделәр.

Социаль фондның гражданнарның хезмәт эшчәнлеге турында төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы Татарстанда картлык буенча пенсияләрнең күпчелеген бүген өстәмә гамәлләрдән һәм кеше тарафыннан раслаучы документлар тапшырмыйча  дәүләт хезмәтләре порталында бер гариза буенча билгеләргә мөмкинлек бирә

Тэги: пенсии

Фестивальдә җитештерү тармаклары, социаль өлкә, сервис һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары хезмәткәрләре катнаша ала

Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш

Тэги: пенсии

2024 ел башыннан  Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге  42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага  бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга  Татарстан  Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде

Тэги: ЕДИНОЕПОСОБИЕ

Татарстанда ел башыннан 2226 гаилә ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга юнәлдерде

Тэги: МАТКАПСФР

«Мәңгелек Ут безнең йөрәктә» акциясе кысаларында, халык фронты, «МОСГАЗ» акционерлык җәмгыяте белән берлектә 2024 елның 20 апреленнән 9 маена кадәр «Балалар белән Мәңгелек ут рәсеме ясыйбыз» бишенче Бөтенроссия конкурсын үткәрә


20
апрель, 2024 ел
шимбә

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

21 сәгатьтән. 16 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2024 елның 17 апреле

Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән  түбәндәгеләр көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5259355

Җирле үзидарә - район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Сезнең төп байлык - киңкырлы белем, зур тормыш тәҗрибәсе, тырышлык һәм җаваплылык. Бу барлык куелган максат һәм бурычларга ирешү өчен төп ачкыч булып тора


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International