Яңа ел ерак түгел. Актаныш районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды.

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Актаныш районында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш эшендә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рафаэль Демидов катнашты.

Утырыш барышында Рафаэль Демидов Яңа ел бәйрәмнәре чорында гражданнарның иминлеген тәэмин итү зарурлыгына игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, бәйрәмнәр — күңел ачу вакыты, әмма шул ук вакытта халык иминлегенә йогынты ясый ала торган теләсә нинди куркынычларны булдырмау мөһим. Моңа бәйле рәвештә көч структураларының әзерлеген арттыру буенча чаралар, шулай ук җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итү буенча стратегияләр турында фикер алыштылар.Утырышта кешеләр күпләп җыела торган урыннарда вакытлыча полиция постлары урнаштыру, шулай ук районда патрульлек итүне оештыру мәсьәләләре каралды. Чарада катнашучылар халыкка куркынычсызлык кагыйдәләре турында хәбәрдар булсын һәм шикле ситуацияләргә вакытында җавап бирә алсын өчен халык белән мәгълүмати эшләү кирәклеген ассызыкладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International