«Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның бердәм принциплары турында”гы 131 нче Федераль Законының 28 нче матдәсе, Актаныш муниципаль районы Уставының 16 нчы матдәсе нигезендә район бюджетының проекты халык тыңлауларына чыгарылырга тиеш.
Бүген район хакимиятендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары, авыл җирлеге башлыклары, муниципаль район Контроль-исәпләү палатасы рәисе, район Советы һәм Башкарма комитеты бүлек башлыклары, мәгариф, мәдәният, спорт учреждение җитәкчеләре, бюджет акчаларын кулланучы оешма-предприятие учреждение җитәкчеләре катнашында халык тыңлаулары узды.