Математика укытучыларының район семинары

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген, 11 нче декабрь көнне, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә математика укытучыларының район семинары булып узды. Сөйләшү «Математика дәресләрендә  һәм дәрестән тыш эшчәнлектә функциональ грамоталылык формалаштыру практикасы» дигән темада алып барылды.

Кунаклар балалар бакчасында «Математика иленә сәяхәт» дигән шөгыль, башлангыч һәм югары сыйныфларда ачык дәрес карадылар.  «Математика - ул тормыш” дигән мастер-класста укытучылар үзләре бик теләп катнаштылар. Аны математика укытучысы Флүдә Мирзовна үткәрде. Укытучылар шулай ук үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.  Бүгенге киңәшмә бик эшлекле һәм файдалы үтте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International