Ватан Геройлары көне уңаеннан бүген Җиңү паркы яны мәйданда мәктәп һәм техникум укучылары, Әфган сугышы ветераннары катнашында Илебез каһарманнарын искә алуга багышланган тантаналы чара узды.
"Бөек ватан сугышы чорында гына районыбыздан 20 меңгә якын сугышчы Илебез тынычлыгын сакларга киткән. Ватан Геройлары көне — бу илгә тугрылыкларын үз геройлыгы белән раслаганнарга хөрмәт һәм искә алу көне. Без шәһит булган геройлар алдында баш иябез һәм бүген махсус хәрби операцияда үз бурычын намуслы үтәүче геройларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларның батырлыгы — безнең өчен үрнәк" - дип ассызыклады район башлыгы Ленар Зарипов.
Чара Билгесез солдат мемориалына һәм районыбыз каһарманнарына чәчәкләр кую белән тәмамланды.