Актаныш районында яшәүчеләр Инвалидлар декадасы кысаларында 2 миллион 28 мең 161 сум акча җыйганнар

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген Актаныш районында 25 нче «Игелек марафоны» узды. Чирек гасыр дәвамында мәрхәмәтле райондашларыбыз мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ихлас ярдәм күрсәтәләр.

Оешмалар, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, эшмәкәрләр һәм шәхси затлар — бу хәйрия чарасыннан беркем дә читтә калмый.

Быел райондашларыбыз ярдәме белән 2 миллион 28 мең 161 сум күләмендә акча җыелды.

Бу акчалар сәламәтлекләре начар булу сәбәпле көндәлек кыенлыклар белән очрашкан кешеләргә чын ярдәм булачак. Җыелган акчалар медицина ярдәме күрсәтүгә, кирәкле медикаментлар һәм медицина җиһазлары сатып алуга, шулай ук тернәкләндерү программаларына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

Барлык катнашучыларга һәм иганәчеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый инициативалар теләктәшлек һәм якыннарыбыз турында кайгырту - ул һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә калырга тиешле кыйммәтләр икәнен күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International