ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Ел саен 24 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә, аның максаты-җәмгыятьнең игътибарын туберкулез проблемаларына җәлеп итү һәм халыкның авыру турында хәбәрдарлыгын арттыру һәм аны профилактикалау чаралары.

Цифрлаштыру буенча район башлыгы Энгель Фәттахов тарафыннан оештырылган һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион Университет ярдәмендә гамәлгә ашырылган укулар дәвам итә. 

Термометр баганалары 1 апрельдә төнлә 0... -5 градус, көндез 0...+5 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне төнлә 0дән +5кә кадәр, көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Туган тел hәм әдәбиты укытучыларының "Мастер-класс" Бөтенроссия бәйгесендә Пучы мәктәбенең татар теле hәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ Кашаф кызы һәм Мари Суксу мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ирина Александровна лауреат исеменә лаек дип табылдылар. Укытучыларны, Мари Суыксу һәм Пучы мәктәп җитәкчеләрен, коллективларны бу уңышлары белән ихластан котлыйбыз!!!


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Актанышка Республиканың авария-техник запасыннан су торбалары һәм башка төзелеш материаллары кайта башлады. Авария-техник запас Татарстан халкының тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен һәм авария хәлләрен кисәтү максатларында төзелгән. Кирәкле төп средстволарны һәм материалларны үз эченә ала.

Композитор, бик күп җырлар авторы Инсаф Әхнәф улы Хәбибуллин һәм Иске Сәфәр мәдәният йорты җитәкчесе Илдус Һадиев ТР Мәдәният министрлыгы һәм Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияты фонды үткәргән "Халык җәүһәрләре" беренче милли-мәдәни фестивалендә катнашып җиңү яуладылар! Афәрин! Ихластан котлыйбыз!

Бүген "Батыр" спорт сараенда, район укучылары арасында узган  "Киләчәккә адым" техник иҗат фестиваленең зур күргәзмәсе оештырылды. 

      Ел саен 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсеше темпларын исәпкә алып социаль пенсияләр индексацияләнә

Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Татарстанда җәй кайчан башланачагы турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International