Цифрлаштыру буенча район башлыгы Энгель Фәттахов тарафыннан оештырылган һәм В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион Университет ярдәмендә гамәлгә ашырылган укулар дәвам итә. Бүген бездә кунакта КИУның маркетинг һәм икътисад кафедрасы , бизнес-белем бирү һәм цифрлы технологияләр Институты укытучысы Фәнис Габидуллин. Җирлек башлыклары һәм мәгариф хезмәткәрләренә сабак бирә ул.