Телевизион каланчаларда планлы төзекләндерү эшләре барышында 9:00 дан 15:00 сәг кадәр аналог (ТНВ каналы) һәм цифрлы сигналлар аерылу сәбәпле түбәндәге авыл җирлекләрендә телевизорлар күрсәтмәячәк.
Бүген, 12.40 сәгатьтә, алдан хәбәр ителгәнчә рәсми рәвештә "Россграм" челтәре эшли башларга тиеш иде. Башта партнерлар (ММЧ, спонсорлар, инвесторлар), аннары блогерлар өчен һәм апрель аенда калган кулланучылар өчен эшли башлаячак дип анонсланган иде ул. Әлегә ул эшләтеп җибәрелмәгән.
Төбәкләрдә әкренләп коронавирус пандемиясенә бәйле чикләүләрне бетерәләр, QR-кодлар артыннан битлек режимы да тәмамланып килә.
Район башлыгы Энгель Фәттахов районның урта мәктәпләре җитәкчеләре һәм укыту эше буенча урынбасарлары катнашында бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек буенча киңәшмә үткәрде. Төп максат - йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыру. Киңәшмәдә, райондагы һәр чыгарылыш сыйныф укучысының имтиханнарга әзерлеге күздән кичерелде.
Актанышта район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә атна саен мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән атналык киңәшмә уза.
АКШның Майами шәһәрендә (Флорида штаты) яшәүче милләттәшләребез татарча рәхәтләнеп Сабан туе гөрләтте.
"Ак инеш" бию ансамбле "Весенние выкрутасы - 2022" балалар һәм яшьләр сәнгатенең халыкара фестиваль-бәйгесендә катнашып Гран-При яулады! Яшь талантларыбызны һәм җитәкчесе Лилия Фәтхуллинаны ихластан котлыйбыз!
26 март көнне Казанда «Уңышка юл» («Путь к успеху») ХI халыкара эстрада җыры фестивале конкурсы узды. Актаныш сәнгать мәктәбенең "Тамчы" вокал ансамбле 1 дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Ялгыз җыр номинациясендә Ленара Фәрдиева, Нәфисә Шәехова һәм Әминә Зиннурова 2 нче урынга ия булдылар. Остазлары - Лилия Мостафинаны, сәләтле егет-кызларыбызны зур җиңү белән ихластан котлыйбыз!
Район сәнгать мәктәбенең "Умырзая" вокал ансамбле бүген Бөгелмә шәһәрендә узган "Роза ветров" - балалар һәм яшьүсмерләр сәнгатенең бөтенрәсәй бәйгесендә катнашып 1 урынны яуладылар! Ихластан котлыйбыз! Әлеге җиңү яшь талантларыбызга Сочида узачак фестивальгә юллама бирде! Афәрин!
Меңнәр авылында яшәүче Гыймаева Мөхдия Шәех кызы бүген үзенең күркәм 90 яшьлек юбилеен каршылый!