1 һәм 2 апрель көннәрендә +10 градуска кадәр җылы көтелә

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенччә, җомга һәм шимбә, 1 һәм 2 апрель көннәрендә, һава торышына аз хәрәкәтле фронты йогынты ясаячак. Шуңа күрә кар, яңгыр явачак. Шулай ук синоптиклар бозлавык һәм көчле җил турында кисәтә, урыны белән буран булырга мөмкин.

Термометр баганалары 1 апрельдә төнлә 0... -5 градус, көндез 0...+5 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне төнлә 0дән +5кә кадәр, көндез +5тән +10 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International