Такталачык урта мәктәбе укучылары ел саен татар теле буенча үткәрелә торган “Зирәк тиен” бәйгесендә көчләрен сыный. Бу уку елында исә бу бәйгедә 37 укучы катнашачак.
Такталачык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Утлы еллар поэзиясе” исеме астында чара үткәрелде. 5,6, 7,8 нче сыйныф укучылары сугыш темасына багышланган шигырьләр сөйләделәр. 8 нче сыйныф укучылары Харисова Г. Һәм Харисова С. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган проект эшләрен якладылар.