Җитәкчеләр спартакиадасы

2015 елның 22 феврале, якшәмбе
Бүген районыбызда шактый еллар уткәрелеп килүче җитәкчеләр спартакиадасы бара. Район җитәкчеләрен бергә туплый ул һәм, үз чиратында, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеген дә берләштерә, бер юнәлештә хәрәкәтләнергә зур этәргеч бирә. Элеге спорт чарасы быел Бөек Җиүнең 70 еллыгана һәм шулай ук  23 февраль– Ватанны саклаучылар көненә багышлана.  Максаты : физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру һәм, әлбәттә, иң көчле җитәкчеләрне билгеләү.  
 
Ярышларда район хакимияте җитәкчелеге,  авыл җирлекләре башлыклары, районның хуҗалык, оешма – предприятияләре, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары  чаңгыда узышу эстафетасы, өстәл теннисы, шорт-трек, йөзү,  армспорт, дартс, бильярд, волейбол  буенча  көч сынаша. 
Спартакиадага  иртәнге сәгать  9.00  “Бүләк” чаңгы трассасында чаңгы ярышы белән старт бирелде . 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International