Рөстәм Миңнеханов ветераннарга Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга карата юбилей медальләрен тапшырды

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды.Тантана Казан Кремленең тантаналар залында үтте.

Рөстәм Миңнеханов ветераннарны якынлашып килгән бәйрәм белән котлады. "Ватанны саклаучылар көнендә без күп милләтле илебезне тышкы һәм эчке куркынычлардан саклаучыларга хөрмәт күрсәтәбез, каһарманнарны искә алабыз, ата-бабаларыбызны зурлыйбыз", - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, Россия тарихында Ватанга тугрылыклы хезмәт итүгә мисаллар бик күп. Әмма иң күп батырлыклар Бөек Ватан сугышы елларында кылынган.

"Җиңү безгә бик кыйммәт бирелде. Республикабыздан 700 меңнән артык кеше фронтка китә, аларның артысы диярлек туган якларына әйләнеп кайта алмый. Без - җиңүчеләр варислары - Ватаныбызны илбасарлардан саклаучыларны, госпиталь, фабрика, заводларда үзләрен аямый эшләүчеләрне беркайчан да онытмаячакбыз. Без бу хатирәләрне сакларга тиешбез", - диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек теләде, аннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.

Илледән артык ветеран медальгә лаек булды. Алар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, ТР  Сугыш  һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев,  фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары ТР иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Габдуллина, "Бөек Ватан сугышы ветераннары - блокадада калган Ленинградта яшәүчеләр" Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Антонина Рухлова бар. Шулай ук  инвалидлар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәткәрләре, концлагерь тоткыннары, хәрби хезмәткәрләр дә билгеләп үтелде.  

Җавап сүзе белән Фин, Бөек Ватан һәм Япон сугышында катнашкан 96 яшьлек Фәрах Хәйретдинов чыгыш ясады. Ул японнарга каршы Георгий Жуков җитәкчелек иткән хәрби операциядә, Сталинград, Курск дугасы һәм башка бәрелешләрдә  катнашуы турынды сөйләде. Ветераннарга нык сәламәтлек теләде һәм Татарстан җитәкчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Актаныш районыннан чарада тыл ветераны Шәмтиев Мәзһәр ага катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International