Такталачык урта мәктәбе яңалыклары “Татар кызы- 2015” бәйгесе

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
Такталачык урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 19 нчы февральдә “Татар кызы- 2015” бәйгесе үткәрелде. Бу чарада 7 кыз узара көч сынаштылар. Һәрберсе дә уңышлы чыгыш ясап, төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Нурыева Әминә (5 кл)- “Иң ягымлы кыз”, Шакирова Эльвина (6кл)- “Иң тырыш кыз”, Мухаметова Айзилә (7 кл)- “Иң зыялы кыз”, Харисова Гөлсем (8 кл)- “Иң тыйнак кыз”, Сарварова Чулпан (9 кл)- “Иң сәләтле кыз”, Яппарова Алисә (10 кл)- “Иң сөйкемле кыз” номинацияләрен алдылар. 8 класс укучысы Габдуллина Энҗе абсолют Җиңүче булды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International