ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 24 февраль көнне “Яшьлек» милли – мәдәни үзәгендә 2014 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары буенча Актаныш муниципаль районы Советы утырышы булып узды.
21-22 нче февраль көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында XIV стартапларны сайлап алу туры үтте. 70 якын проектлар арасында 10 стартап сайланып алынды. Алар арасында Әхмәтшин Данилның (җитәкчесе Миргаязов Р.Р.) "Избушка" проекты да бар. Данил хәзер ИТ-паркның резиденты булып санала. Котлыйбыз!
Милли мәктәпләр арасында уздырылган рус теле буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Гумирова Аделия олимпиадада призер булды (укытучысы Нурыева И.А.). Котлыйбыз!
21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары үтте.
 Район күләмендә уздырылган "Иң яхшы проект" конкурсында  2 класс укучылары "Мөхәммәт Мирза иҗатында сыйфатлар" эзләнүле проект эше белән катнаштылар. Җитәкчесе Шәвәлиева Ч.Р.

Чалманарат мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Сарварова Лилия Яр Чаллы шәһәрендә уздырылган  “Күптеллелек шартларында тел компетентлылыгының актуаль мәсьәләләре” төбәкара фәнни-гамәли укучылар конференциясендә катнашты. Җитәкчесе Ә.Р.Исрафилова

 21 нче февраль көнне хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә Батырлык дәресләре үткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның әфганчы сугышчылары чакырылган иде. Алар үзләренең чыгышларында укучыларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
20 нче февраль көнне Киров урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр!" кичәсе булды. Анда ике команда көч сынашты. 
   24 февраль көнне Актанныш муниципаль районы Главасы - Фаил Мисбах улы Камаевның 2014 елгы отчеты була. Җыелышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгърифәт һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашачак. 
     19 февраль көнне Кадет интернат-мәктәбендә "Туган телем - иркә гөлем" исемле мәктәп күләмендә класстан тыш чара үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International