Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы үтте

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
21 нче февраль көнне Кукмара муниципаль районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары үтте. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырылды. Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын Спартакиада ярышларында катнашучылар 9 төр буенча көч сынашты: чаңгыда йөгерү эстафетасы, коньки (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ.б.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 3500 дән кимрәк укучылары булган районнар арасында 1 нче урынны Актаныш районы яулады. Команда составында гимназия-интернат укытучылары да бар: Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы (аркан, 1 урын), 
Харрасова Алсу Рәсхәт кызы (дартс, 1 урын) һәм Гарипова Рүзилә Илдар кызы (шорт-трек, 2 урын). Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International