Киров урта мәктәбе яңалыклары

2015 елның 24 феврале, сишәмбе
20 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ягез әле, егетләр!" кичәсе булды. Анда ике команда көч сынашты. 9, 10 класс егетләренең җыелма командасы - 1 урын, 8, 11 класс егетләренең җыелма командасы - 2 урын яуладылар. Әлеге кичәгә Хазиев Сирин (әфган сугышында катнашкан), Башаров Галимҗан (әфган сугышында катнашкан), Баянов Фидаһит (совет гаскәрләрендә хезмәт иткән) кунак итеп чакырылган иде. Кичә бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International