2015 елнын 22 февраль көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында җирлек беренчелегенә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәл теннисы ярышлары уздырылды. Ярышта яшьлэр катнашты. Җанатарлар: мәктэп укучыларыннан алып, өлкән яшьтәге спортсөярләргә кадәр бар иде. Ярышларны оештырган авыл жирлеге башлыгы Харисов Рәсул Газизович изге теләкләрен җиткерде, бәйрәм белән котлады. Өстәл теннисы – бәйрәм төсен алган бәйгедә бүләкләр, матур сүзләр күп булды.
Урыннар тубәндәгечә: ир-егетлэр арасында 1 урын – Харисов Ленар Рэсул улы, 2 урын – Иделбаев Владислав Сергей улы ,3 урын- Закирянов Райнур Фэрит улы.
Кызлар арасында 1 урын-Галиева Анастасия Эдуард кызы,2 урын-Газетдинова Айгөл Айдар кызы(Адай авылыннан),3 урын – Гардисламова Регина Алмас кызы.
Егетлэр арасында – 1 –урын Юсупов Дима Галимян улы,2 урын- Шаесламов Рамазан Рэсил улы, З урын- Ганиев Рамазан Радик улы.
Иң мөһиме – әлеге спорт төрен үз итүчеләрнең, аеруча яшьләрнең арта баруы. Һәркемгә дә билгеле булганча, сәламәт тәндә – сәламәт акыл .