ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2015 ел
җомга
26 гыйнвар көнне, “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы – 2015” бәйгесен йомгаклау тантанасы булып узды.
5А сыйныф укучылары (җитәкчеләре - Атнагулова Елена Альбертовна) "Лачын" чаңгы базасында 23 февраль көненә багышланган чара үткәрделәр. Чаңгы, чана шуу, төрле ярышлар, уеннар белән үрелгән бәйрәм, әниләрнең кайнар ризыкларыннан авыз итеп, чәй эчү белән тәмамланды.

27 нче февраль көнне 3 нче класста “ Алар Ватан өчен көрәштеләр” дигән темага класс сәгате узды. Алар сугыш китергән бәла – казалар, корбаннар турында презентация буенча таныштылар, әңгәмәдә катнашып үз фикерләрен, теләкләрен белдерделәр.

Аккүз авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Онытырга мөмкин түгел" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.Күргәзмә янында даими рәвештә китап күзәтүләр ясала.
Бүген "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә педагоглар арасында профессиональ конкурсларның район этабына нәтиҗәләр ясалды. Барлык конкурсларда да гимназия-интернат педагоглары сынатмады.

Югары Яхшый мәктәбенең география укытучысы  Сибатова Рәзилә Ринас кызы  бәйгедә уңышлы чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды.  

Район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы 1 мартта Актанышта үткәрелә. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә, ә ярышлар 10 сәгатьтә башлана
Кичә, 26 февраль көнне, район мәдәният йортында Актаныш районы чыгарылыш сыйныф укучыларының Казан авыл хуҗалыгы вузлары вәкилләре белән очрашуы булып узды.
5-6 нчы сыйныф укучылары арасында уздырылган инглиз теле буенча район олимпиадасында гимназия-интернатның 6 нчы сыйныф укучысы Шәяхмәтова Элина - җиңүче (укытучысы Тимирова Лилия Фнүн кызы), 5 нче сыйныф укучылары Имамов Гадел һәм Хаев Альберт призер булдылар (укытучылары Әюпова Ләйсән Рәшит кызы). Афәрин!

28 февраль көнне “Бүләк” чаңгы трассасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International