28 февраль көнне “Бүләк" чаңгы трассасында чаңгы ярышы булачак

2015 елның 27 феврале, җомга

28 февраль көнне “Бүләк” чаңгы трассасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы булачак. Төп максат булып спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү тора.

Ярышта катнашучыларны теркәү 9.00 сәгатьтә башлана, ярышларга старт  10.00 сәгатьтә бирелә.

Чаңгы узышларында  Актаныш муниципаль районында яшәүчеләр һәм башка төбәкләрдән теләк белдерүчеләр дә катнаша ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International