26 гыйнвар көнне, “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы – 2015” бәйгесен йомгаклау тантанасы булып узды. Чараны ачу өчен сәхнәгә Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова чакырылды. Ул барлык катнашучыларга да саулык-сәламәтлек, матур көннәр, уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Быел – 2015 ел – Бөек Җиңүгә 70 ел. Һөнәри бәйге конкурсы гомерләрен аямыйча илбасарларга каршы көрәшкән, яу кырында башын салган, хәбәрсез югалган яугир-укытучыларыбыз истәлегенә, сугыш чорының тылдагы барлык авырлыкларны үз иңнәрендә күтәргән мөгаллимәләр истәлегенә багышланган иде.
“Ел укытучысы” бәйгесе укытучыларның иң-иңнәрен, чын профессионалларны билгеләүче чара булып тора.
Бәйге нәтиҗәләре:
“Ел укытучысы – 2015”
1 урын – Гарипова Рузиля – Гуманитар гимназия-интернатның химия укытучысы;
2 урын - Миршәрипова Тәнзилә – 2нче номерлы Актаныш урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
2 урын - Ямалов Филарис – 1 нче номерлы Актаныш урта мәктәбенең физика укытучысы;
3 урын – Галиева Рүзилә - 1 нче номерлы Актаныш урта мәктәбенең математика укытучысы;
3 урын - Фатихова Дания – Әтәс гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы.
Конкурс лауреатлары:
Нәбиева Фидәния – 2нче номерлы Актаныш урта мәктәбенең физика укытучысы;
Хуҗина Рамилә – 2нче номерлы Актаныш урта мәктәбенең математика укытучысы;
Сибатова Рәзилә – Югары Яхшый гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
“Туган телне саклау” – Пучы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллагалиева Гөлназ;
“Рус телен саклап калу” – Тат.Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нигыймова Зилә;
“Үз һөнәренә мәхәббәт” – Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Гильфанова Нәҗибә.
“Ел сыйныф җитәкчесе – 2015”
1 урын – Гилязова Чулпан – 1нче санлы Актаныш урта мәктәбе
2 урын – Әминова Илүзә – Гуманитар гимназия-интернат
2 урын - Авзалов Радислав – Актаныш кадет мәктәбе
3 урын – Вахитова Зәлинә – Пучы төп гомуми белем бирү мәктәбе
3 урын – Мингалимова Чулпан – 2 нче санлы Актаныш урта мәктәбе
“Өстәмә белем бирү бирү педагогы – 2015”
1 урын – Сарваров Айрат – Балалар сәнгать мәктәбе
2 урын – Анварова Гөлнара – Балалар иҗат үзәге
"Педагог-психолог - 2015"
Җиңүче – Мисбахова Лилия – Гуманитар гимназия-интернат
Призер – Хазиева Наиля – Такталачык коррекцион мәктәбе