Безнекеләр - беренче!

2015 елның 27 феврале, җомга
Бүген "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә педагоглар арасында профессиональ конкурсларның район этабына нәтиҗәләр ясалды. Барлык конкурсларда да гимназия-интернат педагоглары сынатмады. "Ел укытучысы - 2015" конкурсының җиңүчесе дип химия укытучысы Гарипова Рүзилә Илдар кызы табылды. "Ел сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсында 2 нче урынны 5А сыйныфы җитәкчесе Әминова Илүзә Флүс кызы яулады. "Педагог-психолог - 2015" конкурсында 1 нче урынны Мисбахова Лилия Рәшит кызы, "Өстәмә белем бирү педагогы - 2015" конкурсында җиңүне сәнгать мәктәбе педагогы, гимназия-интернатның рәсем укытучысы Сәрвәров Айрат Изил улы яулады. Афәрин, без булдырабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International