ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә

Татарстан Югары Советында “Парламент дәресләре-2014” конкурсына  йомгак ясалды. Безнең мәктәпнең  6 класс укучысы  Абышева Алия “Хакимият миннән башлана” номинациясендә 2 урынга лаек булып, грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде..

"Ел укытучысы - 2015"  җиңүчеләрен котлау.
Актаныш районы җитәкчеләре арасында үткән кышкы спартакиадада безнең директорыбыз зур результатлар күрсәтте

27
февраль, 2015 ел
җомга
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары Казаннан олимпиададан җиңү белән кайттылар. Рус теленнән үткән укучыларның республика олимпиадасында призер Агълямова Алия һәм рус әдәбиятыннан Хаертдинова Гөлфия призер булып Диплом белән , Хаертдинова Зөлфия һәм Агултдинова Гүзәл сертификат белән бүләкләнделәр (укытучысы Белоусова М.И.). Котлыйбыз!
26 февраль көнне Иске Кормаш мәдәният йорты китапханәсендә "Туган як" клубы әгъзалары җыелдылар.
Күҗәкә авыл китапханәсендә "Казаным - башкалам"  дигән кичә оештырылды. Чара барышында башкалабызның  мәдәнияте. архитектурасы, парк һәм скверлары белән таныштыру максатында презентация күрсәтелде.  Укучыларга "Казан - Татарстанның башкаласы"  дигән китап күргәзмәсеннән китаплар тәкъдим ителде.
26 февраль көнне Актаныш технологик техникумы укучылары белән тулай торакта Актаныш үзәк китапханәчеләре белән  Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Солдат хатлары" дигән тематик кичә уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International