"Солдат хатлары " дигән тематик кичә.

2015 елның 27 феврале, җомга
26 февраль көнне Актаныш технологик техникумы укучылары белән тулай торакта Актаныш үзәк китапханәчеләре белән   Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Солдат хатлары" дигән тематик кичә уздырылды. Башта татар язучыларның бер-берсенә фронттан язган хатлары, шигырьләре укылды.
  Сугыш вакытында Суворов училищесында укучы баланың фронтка әтисенә язган документ-хаты белән таныштырылды. Солдатларның фронттан өйләренә язган хатлары белән таныштык. Фронтовик язучы Нур Әхмәдиевнең "Солдат хатлары" дигән шигыре укылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International